"Бөтендөнья туризм көне"

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

     Сентябрь аенда бөтен илләрдә Бөтендөнья туризм көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм, башка халыкара форматлы бәйрәм даталары кебек, Бөтендөнья туристлар оешмасының Үзәк ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелды. Турист көне гомерендә бер мәртәбә булса да ил гизгән, сәяхәткә яисә экскурсиягә барган кешегә багышлана. Шушы бәйрәм кысаларында “Мирхәйдәр Фәйзи исенмендәге Шахмай авылы тарихы музее” мөдире Сабирова Г.К. Шахмай урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен музейга һәм табигатькә экскурсия оештырды. Башта балалар музейга керделәр, бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, тәм-томнар белән сыйландылар. Аннары табигатькә чыгып, “Сәяхәткә үзебез белән ни алабыз?”, “Сәяхәттә ни ашыйбыз?”уенарын, “Рюкзак серләре”, “Һава торышы”, “Туган төбәк турында викторина” биремнәрен үтәделәр. Ахырдан бергәләшеп фотосурәткә төштеләр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International