27-28 октябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә “Һөнәрдә иң осталар” һөнәри бәйгесе узды. Бәйгедә 130 хезмәткәр катнашты. «Лучший оператор машинного доения», «Лучший ветеринарный врач», «Лучший зоотехник», «Лучший животновод- телятница», «Лучший агроном», «Лучший механизатор», «Лучший бухгалтер- экономист», «Лучший инженер- механик» номинацияләре буенча ярыштылар.
Безнең районнан Быстрова Любовь, Гимадеев Динар, Халиуллин Хамис катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Любовь Быстрова “Иң яхшы зоотехник” номинациясендә 2 нче урын, Динар Гимадеев – “Машина белән саву операторы” номинациясендә 3 нче урын яулады.
Җиңүчеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры тарафыннан Мактау грамоталары һәм акча сертификаты белән бүләкләнде.