Яңа Чишмәдә Монополиягә каршы хезмәт гражданнарны кабул итте

2017 елның 27 октябре, җомга

Монополиягә  каршы хезмәт  ел саен республика районнарына чыга, гражданнарны кабул итә. Узган атнаның соңгы көннәрендә Россиянең Татарстан  ФАХИ җитәкчесе урынбасары  Сергей Павлов гражданнарны кабул итте.Ул  кыскача гына әлеге хезмәтнең бурыч һәм максатлары белән таныштырды, эшчәнлек  төрләренә ачыклык кертте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова барлык мөрәҗәгатьләрнең дә җавапсыз калмавын билгеләп үтте.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Н.Попкова сату-алу,аукционнарның намуссыз катнашучылары турында сорау бирде. Андый катнашучылар  аерым реестрга кертелүе һәм алга таба  бәйгеләрдә катнаша алмаулары турында  җавап алынды.

Үз сорауларына җавапны Рман Губкин да, Петропавловка һәм          Кр.Октябрь авыл җирлеге башлыклары да алды.

Соңрак Сергей Павлов  Яңа Чишмә гимназиясендә ачык дәрес үткәрде, ОАО «Алексеевскдорстрой»да булды, биредә дә сорауларга җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International