25 октябрьдә төштән соң Яңа Чишмә районынның барлык оешмалары һәм учреждениеләре үз территорияләрен җыештырды: коелган яфраклардан арындырдылар, корыган агач һәм куакларны кисеп алдылар, чәчәкләрне кышкылыкка әзерләделәр.
Шулай ук быел утыртылган агач үсентеләрен дә тәртипкә китерделәр: кәүсә тирәләрендә чокырлар ясалды, бәйләп куелды.