Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясенең йомгаклары билгеле
“Китапка икенче гомер бүләк ит” акциясе нәтиҗәсендә мәктәп китапханәләре матур әдәбият китаплары белән тулыланды. Бүгенге көнгә әлеге акция ярдәмендә китап киштәләренә 553 яңа китап өстәлде.Иң күп китап бүләк итүчеләр дә билгеле: бу Шахмай мәктәбеннән 7 нче сыйныф (18 китап), Кр.Октябрьдән –Захарова Н.В. (105экз. китап), ата-аналар арасында – Тубылгытаудан Хөсәенова Н.Р. (33 китап). Кр Октябрь мәктәбе – иң күп бүләк итүче мәктәп буларак билгеләнде.
Мәгариф бүлеге барлык китап бүләк итүчеләргә зур рәхмәтен җиткерә, чөнки сез бүләк иткән китаплар әле озак вакыт китап сөючеләрен сөендереп торыр, аларга аң – белем өстәр !