20 октябрьдә Яңа Чишмәдә традицион бәйрәм- "Россия патриотларын үстерәбез" көзге чакырылыш көне узды.
Чара кысаларында һәлак булучылар һәйкәленә чәчәкләр салу, "Ландыш" балалар бакчасында әдәби- музыкаль композиция, Яңа Чишмә гимназиясендә "Юнармия" чыгышлары, "Кыр кухнясы" бәйгесе һәм бәйрәм концерты каралган иде.
28 көзге чакырылыш егете армиягә хезмәткә китәчәк. Аларны озату кичәсенә кунаклар да килде. Болар:Р.Г. Ногманов– Дәүләт Советындагы «Бердәм Россия» фракциясе члены , заместитель председателя Комитета Государственного Совета РТ по законности и правопорядку; И.П. Жуйкова - «Нечкәбил» проекты җитәкчесе, Т.М. Ларионова – «Кырым хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешма оештыручы; И.В. Мушкина – «Республика Татарстан» газетасы корреспонденты, А.В. Пичушкин – Чистай шәһәре хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе.
Котлау сүзләрен барлык кунаклар , Яңа Чишмә МР башлыгы Козов В.М. җиткерде.
РМЙ фойесында «Патриотик күргәзмә»оештырылган иде. Оештыручылары - ҮК һәм БИҮ . Белем бирү учреждениеләре (Екатерининская ООШ, Акбуринская ООШ, Архангельская ООШ) "Кыр кухнясы" әзерләгән иде. Яңа Иванаево "Сувенир" ВИАсы яхшы чыгыш ясады.