Айрат Хәйруллин: "АПК үсешендәге төп каршылык- яшьләрнең үз киләчәкләрен авыл хуҗалыгыпрофессияләре белән бәйләргәтеләмәүләрендә"

2017 елның 20 октябре, җомга

19 октябрьдә "Бердәм Россия" Генсовет члены , Дәүләт Думасының аграр  мәсьәләләр буенча  рәисе ярдәмчесе Айрат Хәйруллин "Бердәм Россия"  партиясенең сайлау алды программасын тормышка ашыру буенча контроль комиссиясе утырышында чыгыш ясады.

 

Айрат Хайруллин  агросәнәгать  комплексын үстерүгә юнәлтелгән милли проектлар һәм дәүләт программаларынәтиҗәсендә ил уңай күрсәткечләргә иреште дип белдерде. Икмәкнең эре экспортерына әйләнде, бәрәңге, кош ите, дуңгыз ите  белән үз-үзен тәэмин итә.

Алдагы бурыч- азык-төлек җитештерүдә лидерлар сафына күчү дип билгеләде.

 

Илнең потенциалы  җирнең 1,3 миллиард  кешесен туендырырга җитә дип саный Айрат Хәйруллин.Моның өчен аграр секторның  фәнни һәм кадрлар

 потенциалын  үстерергә кирәк. Шулай ук  тиешле дәрәҗәгә сөт,  сыер ите, җиләк- җимеш , яшелчә җитештерүне дә җиткерергә кирәк.

 ПРоблемалар рәтендә ул бәяләрнең диспаритетын, авыл хуҗалыгының  кредитларга батуын, кайбер кредитларны алу мөмкин булмавые, хехмәт хакының түбәнлеген дә билгеләп үтте.

 Аграр секторда кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтергә кирәк.

 Аграр вузларның матди-техник базасын үстерү бурычы да тора.

 Шулай ук илнең үз агротехникасын, чәчүлек орлыгын, ветеринар материалларын булдыруның әһәмиятенә дә тукталды. Бу өлкәдә башка илләрдән бәйлелек зур.

 РОссия башка илләр тарафыннан чимал чыганагы һәм әзер продукцияне  сату базары буларак кына карала, моны бетерү өчен үз аграрсекторыбызны, җиһаз, медикаментлар, азык-төлек базасын  үстерергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International