Саба районы Лесхозында “Җир сулышы” 4 республика бәйгесе узды.
Әлеге чарада Әгерҗе, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Яңа Чишмә һ.б. районнардан 47 катнашучы булды. Чарада Ф.Завгарова, В.Гыйззәтуллин, А.Тархановалар катнашты.
Тантаналы бүләкләү церемониясе башланганчы “ Туган як матурлыклары” исемендәге фотокүргәзмәне карадылар, төрле материаллардан эшләнмәләр ясарга өйрәтүче мастер-классларда катнаштылар.
“Иң яхшы үзешчән берләшмә” номинациясендә 7-12 яшьлек балалар арасында 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә Тубылгытау “ЭКОдесант” үзешчән балалар берләшмәсе лаек булды ( җитәкчесе- Вафина А.Ю.)
Саба мәдәният йорты белгечләре чарада катнашучыларны табигатькә алып чыгып, квест үткәрделәр. Квест “Фито-чай”, “Үткен күз”, “ Экологик светофор”, “Табигатьнең үпкәләре” һ.б. маршрутлар буенча алып барылды.
Яңа Чишмә районы җитәкчелегенә, Яңа Чишмә ҮКС җитәкчелегенә әлеге чарада катнашу мөмкинлеген биргән өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
Тубылгытау АМЙ җитәкчесе Вафина А. Ю.