Яңа Чишмә прокуратурасы кече һәм урта эшмәкәрлек буенча закон бозуларны ачыклады

2017 елның 13 октябре, җомга

Яңа Чишмә  прокуратурасы кече һәм урта эшмәкәрлек буенча закон бозуларны ачыклады.

 

 № 209-ФЗ «О развитии малого и среднего предпринимательства в Российской Федерации» 24.07.2007  Федераль законының 11 ст. буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү шартлары тудыру, шул исәптән җирле үзидарә органнары  тарафыннан  кече һәм урта эшмәкәрлек  буенча координацион һәм киңәшмә органнар төзү  кертелгән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Яңа Чишмә авыл җирлекләрендә бизнес үсешенең финанс, экономик, социаль һ.б. күрсәткечләре анализланмый, закон таләп иткәнчә кече һәм урта эшмәкәрлек  буенча координацион һәм киңәшмә органнар оештырылмаган; кече һәм урта эшмәкәрлек  буенча координацион һәм киңәшмә органнар төзү турында авыл җирлекләрендә Нигезләмәләр эшләнмәгән һәм расланмаган.

Прокуратура 15 авыл җирлеге башлыклары адресына норматив актлар төзү һәм дисциплинар җаваплыкка тарту буенча күрсәтмәләр кертте.

Актлар каралу стадиясендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International