Шәһәр кешеләренә арзан бәягә авыл хуҗалыгы продукциясе, укучылар һәм студентлар тарафыннан әзерләнгән тегү, текстиль, аш-су, көнкүреш эшләнмәләре тәкъдим ителде.Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләрнең яшь осталар тарафыннан агач һәм тимердән ясалган эшләнмәләрен алырга, иҗади номерлар карарга мөмкинлекләре булды.
Казан Агропромпаркында үткәрелгән ярминкәдә катнашучыларны ТР ның мәгариф һән фән министры Э.Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ярдәмчесе Н.Хаҗипов сәламләде.
"Быел Татарстанда 5 млн тоннадан артык икмәк уңышы җыелды инде. Терлекчелек буенча да уңай динамика күзәтелә. Белем бирү оешмаларының уңышы да әйбәт"- дип билгеләп үтте Э.Фәттахов. Ул Татарстанның иң алдынгы аграр регионнар рәтендә булуын, ә моның өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләргә кирәклеген ассызыклап үтте.
Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм эшләнмәләре ярминкәсе 1985 елдан бирле оештырыла. Быел Яңа Чишмә делегациясе "Рус йорты" стилендәге экспозиция белән килде. Аны әзерләүдә районның барлык мәктәпләре, Яңа Чишмә авылының 3 балалар бакчасы һәм Черемухово авылы Мәдәният йорты иҗади төркеме катнашты.Ярминкәдә мәктәп яны бакчаларында һәм Алексеевск аграр колледжы №2 филиалы тарафыннан үстерелгән продукция сатылды.
Ярминкәдә актив катнашканы өчен Яңа Чишмә муниципаль районы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук ярминкәдә катнашкан барлык белем оешмаларына рәхмәтебезне белдерәбез.
Евгения Янова, РМБ методисты