1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Кайбер чаралар безнең интернат-йортта да узды. Биредә Яңа Чишмә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары бәйрәм концерты куйдылар. "Селяночка" ансамбле һәм "Зажигай" төркеме, Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновларның чыгышлары биредәге өлкәннәр бик яратып карады.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында интернат-йортта чәчәкләр ясау буенча мастер -класс һәм күңелле викторина уздырдылар.
"Хәйруллин фонды" ннан исә быел Г.П.Новикова азык-төлек җыелмалары китерде һәм әби, бабайларга сәламәтлек, шатлык, игелеклелек теләде.