29 сентябрьдә район Мәдәният йортында "Без һәрвакыт сезне күрергә шат" исемле концерт узды.Әлеге концерт "Зажигай- Ялкын" эстрада төркеме, "Селяночка" ветераннар ансамбле һәм "Мизгел"төркеменең иҗади сезоны ачылышы булды.Концертта катнашучылар тамашачыларга елмаю һәм җылы сүзләр белән беррәттән, яраткан җырларын да бүләк иттеләр.
"Мин сезнең барыгызны да яратам" җыры исә финал җыры булып яңгырады.