2017 нче елның 26 августында Зирекле халык иҗаты музеенда 1981-82 елгы чыгарылыш укучылары белән очрашу булды

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

2017 нче елның 26 августында Зирекле халык иҗаты музеенда 1981-82 елгы чыгарылыш укучылары белән очрашу булды.

Очрашуга 19 исән калган 31 чыгарылыш укучысының 12се килгән иде. 4-8 сыйныфтагы сыйныф җитәкчеләре дә килгән иде.  Болар: Фасахова Сәкинә Гарифовна,  9-10 кл җитәкчеләре Газымов Мидхат Гарифович, һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хайрутдинова Маймуна Хафизовна. Бу сыйныф мәктәртәге иң актив сыйныф иде. 21 чыгарылыш укучысының 13се туган колхозларында калган иде. Бу “Бөтен сыйныф белән авылда калыйк” девизының иң активв үтәлгән мәле булды. Мәктәр тәмамлаганга 35 ел үтсә дә алар һаман шук һәм хезмәтчән, бер-берсенә ярдәм итешеп яшиләр.

1982 нчче елның 1 сентябрендә алар тапкан беренче әйбер белән Зирекле музее ачылып киткән булган. Рәхмәт сезгә кадерлеләрем. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим.                                                                             Мидхат Газымов

                                                                                                             28.08.17г.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International