1 июльдә Яңа Чишмәнең иң матур табигать почмагы булган – Попов почмагында районның Сабантуй бәйрәме үткәрелә.
Бәйрәм программасында:
Оешма алдынгыларын котлау;
Милли көрәш;
Ат чабышы, рысаклар чабышы;
татар эстрадасы йолдызлары Гузәл Әхмәтова, Мөнира Рахмаев, Айгөл Рахимовалар чыгышы;
спорт ярышлары ( гирь күтәрү, армрестлинг, канат тарту.);
күмәк уеннар һәм аттракционнар;
районның сәнгать коллективлары чыгышы;
бәйрәм лотереясы.
Кибетләр, буфетлар эшләячәк, төрле әйберләр сатылачак.
Башлана 10 да.
Барыгызны да бәйрәмгә чакырып калабыз !
Милли көрәштә район кешеләре һәм безнең районнан чыккан һәм безнең район даныын яклап төрле конкурсларда катнашкан көрәшчеләр генә катнаша алачаклар. Кунаклар һәм ветераннар авырлык үлчәвенә карамыйча көрәшәчәкләр.
Үлчәнү сәг 9 да башлана.
Төрле ярышларда катнашырга теләүчеләр үзләре белән паспорт, ИНН, ПСС һәм аларның копияләрен алып килергә тиешләр.