«Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы ташламалы кредит бирү программасы турында хәбәр итә.

2024 елның 22 марты, җомга

«Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы ташламалы кредит бирү программасы турында хәбәр итә.

3,25% ставкасы буенча ташламалы кредитны ике максатка алырга мөмкин:

1. Йорт/бинаны ремонтлау (шул исәптән ишекләрне, тәрәзәләрне, йорт түбәләрен урнаштыру/алыштыру һ. б.) 2. Инженерлык коммуникацияләрен үткәрү (үзәкләштерелгән/автоном электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, су чыгару, җылыту, газлаштырылган районнарда газ белән тәэмин итү урнаштыру өчен җиһазлар сатып алу, монтажлау).

Бу максатларның һәрберсенә авыл кешесенә 500 мең сумга кадәр, ике максатка бер үк вакытта 1 млн сумга кадәр алырга мөмкин. Гаилә парлары өчен кредит күләме ир белән хатын заемчылар сыйфатында мөрәҗәгать иткән очракта 2 млн сумга кадәр арттырылырга мөмкин.

Кредит 23 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге, рәсми рәвештә авыл җирлегендә, поселокларда яки 30 меңгә кадәр кеше яшәгән кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләргә бирелә. Кредит вакыты 6 айдан 5 елга кадәр.

Важным условием программы является обязательное заключение договора подряда между заемщиком и подрядной организацией (в форме Общества с ограниченной ответственностью или Индивидуального предпринимателя), предоставляющей услуги по ремонту помещений и монтажу оборудования, так как кредитные средства направляются напрямую на счет организации. Кредит имеет целевую направленность, поэтому заемщик должен отчитаться об использовании денежных средств в сроки, предусмотренные договором подряда.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International