27 нче августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миннеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасы уздырылды. Чарага барлыгы 50 гаилә чакырылган иде. Чарада Яңа Чишмә районнан куп балалы гаилә Хаметвалеев Айрат Минвали улы һәм Айгөл Ренат кызы гаиләсе катнашты.
Казан Кремлендә без ел саен республикабызның иң яхшы гаиләләрен чакырабыз, бу күркәм традициягә әверелде, бездә андый гаиләләр күп, әмма бу залда – иң яхшылары, без алар белән горурланабыз, аларны үрнәк итеп куябыз.
Сезнең гаиләләр – республикабызның киләчәге, диде ТР Президенты, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул гаиләдәге мөнәсәбәтләре, күркәм традицияләрне саклап калулары өчен барысына да рәхмәт белдерде.
«Нык гаилә – илебез нигезе, төбәкләр нигезе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең гаиләләр мисалында без ничек дус-тату яшәргә, балаларыңны яратырга һәм тардицияләрне сакларга кирәклеген күрсәтергә телибез. Ышанам, сез киләчәктә дә балаларыгыз өчен үрнәк булып торырсыз, аннары алар да сезнең гаилә традицияләрен дәвам итәрләр».