Авыл тарихы

АДМИНСТРАТИВ БҮЛЕНЕШ

  1. Казан губернасы Чистай өязе, Күтәмә волосте, Беренче Май районы, Тат.Волчья авылы.

 

  1. Беренче Май районы «Шахтёр»  колхозы Тат.Волчья авылы 1929-1930  ел.

 

  1. Беренче Май районы Яңа Чишмә районына күчерелә 1940 ел.

 

  1. Яңа Чишмә районы Чистай районына күчерелә «Карл Маркс» исемендәге колхоз төзелә. 1950 еллар.

 

  1. «Красный Октябрь» совхозына әйләнә. Шул совхозның 4 енче бүлекчәсе була. 11 март 1957 ел.

 

  1. «Буревестник» совхозына күчерелә Тат.Волчья, Рус.Волчья, Сөлчә Баш авыллары керә. Январь, 1967 ел.

 

  1. Чистай районынан   Яңа Чишмә районы бүленеп чыга. Май 1983 ел.

 

  1. Тат.Волчья халкы мөстәкйыль «Дуслык» совхозын оештыра. 1986 ел.

 

  1. Яңа Чишмә районының Тат.Волчья исеме Татарстан Республикасы Югары Советы президиумы карары нигезендә Акбүре авылы дип үзгәртелә. 24 июнь 1994 ел.

 

 

 

 

 

                     АВЫЛНЫҢ БАРЛЫККА КИЛҮЕ

 

           ХVII гасыр урталары ХVIII гасырның беренче яртысында Кама аръягы ныгытма линияләрен төзү барышында Татарстанның хәзерге Яңа Чишмә районындагы Яңа Чишмә (Новошешминск) крепостена (1652 елда корыла башлый), Слобода Екатерининская, Слобода Архангельская, Слобода Петропавловская, Слобода Черемуховская, Слобода Волчья Һәм башка  урыс оборона бистәләренә нигез салынган. Әлеге кольга-бистәләрдә башлыча гаскәри (йомышлы) урыс казаклары яшәгән. Күпләп-күпләп хәрби әсирләр, карт гвардиячеләр китереп урнаштырыла. Тора-бара биредә хәрби көч тотуның әһәмияте калмый, хәрбиләргә үз көннәрен үзләренчә күрергә тәгъдим итәләр. Биредә яшәп калучылар Екатерина П (1762-1796) хакимлек иткән елларда дәуләт крестьяннары разрядына күчерелә.Ләкин моның белән халык килешми, чөнки алар хөкумәтнең моңарчы күрсәтеп килгән ярдәменнән мәхрүм  ителәләр. Халык урман кисеп, агач төпләп чәчүлек җир җирләргә мәҗбүр була, игенчелек, терлечелек белән шөгельләнә башлый.Төбәктәге Кичү һәм Чишмә елгалары буенда су  тегермәннәре салына.

          Бу җирләрдә, урыслар белән бергә йомышлы татар-мишәрләр дә көн күргән. Мәсәлән, Чикәнәш елгасына коючы ( бу елга Чишмәгә, Чишмә Камага коя) Волчанка елгасы буенда барлыкка килгән Слобода Волчьяда шулай булган.

         1810 елларда дини һәм Милли кысрыклауларга түзә алмыйча, дүрт татар гаиләсе әлеге бистәдән качып китеп,Волчанка елгасының  югары агымындагы урман эчендәге зур аланга күчеп килеп утырган. Татар Волчья авылының нигезләп, аның гыйбрәтле тарихын башлап җибәргән.

          Авылыбыз Рус Волчьядан бүленгән. Ул авылда әле хәзер дә «Татарлар урамы» дип йөртелә торган урам бар. Шуңа курә дә безнең халык телендә Рус.Волчья авылын Иске авыл дип йөртү әле дә яши.

          Башта авылны «Кузьма Демьян» дип йөрткәннәр. Аннары Тат.Волчьяга алыштырганнар. Ә «Волчье» сүзе Волчанка елгасыннан алынган булса кирәк.

 

                                 

                                 

 

 

ЭКОНОМИКА

       

        Авыл экономик яктан уртача тигезлектә барган. Ул бик бай да, бик ярлы да булмаган. Халыкның төп эше игенчелек һәм терлекчелек булган. Якын-тирәдә ярминкәләр күп булган. Аларнын һәр кайсының үз төре булган.

         Ашлык алырга- Яңа Ибрай ярминкәсе, мал-туар алырга- Елхово авылында, һәм Яңа Чишмә авылындагы ярминкәләр булган.

       

 

          Хуҗалык әйберләре – Күтәмә авылында (Чирмешән районы) һәм башкалар булган.

         Авыл халкы яшелчәләр үстерүне белмәгәннәр. Тозланган кыяр, помидор, кәбестә ише яшелчәләрне күрше Рус.Волчья авылы кешеләре кибет янына китереп сатканнар.

                         

 

КОЛХОЗЛАШУ ЕЛЛАРЫ

 

 

              1929-30 елларда бөтен ил буенча халыкны киң күләмдә  колхозга кертү хәрәкәте башлана. Бу хәл безнең авылда да колхоз оешуга китерә. Ләкин матбугатта Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» исемле мәкаләсе басылгач колхоз таркала башлый. Халык берәм-берәм колхоздан чыга. «Инҗук»лар барлыкка килә.

              Чынлап торып колхоз 1931 елда оеша. Колхозның беренче председателе Заретдинов Фәсхетдин була, хисапчы Хаметов Касыйм, эш көне хисабын алып баручы Валиуллин Галиулла, кладовщик- Нуриев Мәүлет булалар.

              Колхозда 3 бригада төзелә, җитәкчеләре:

              1 – бригада – Мотыгуллин Гариф,

              П – бригада – Зарипов Нәбиулла;

           

              Ш – бригада – Рәхимов Ахмәт.

              Авыл Советы председателе: Ягудин Минабетдин. Бу кешеләр барысы да үзләре теләп колхозга кергәннәр. Бик күп кешеләр колхозга кермиләр. Алар 1957 елга кадәр аерым-аерым хуҗалыклар булып яшиләр.

  1. Насыйров Нәҗип,
  2. Залаков Мәхмүт,
  3. Хакимов Сөләйман,
  4. Хасаншин Исхак,
  5. Шакиров Салих,
  6. Мусин Исхак,
  7. Гаффаров Гарифулла һ.б.

              Колхозның төп эшчәнлеге игенчелек һәм терлекчелеккә нигезләнгән.

              Колхозга кадәр авылда, «Кооперация» оештырылган. Ул кибет шикелле булган. Исеме «Ширкәт» дип аталган. Монда эшчеләр акча түләп «пайщик» булганнар.

              «Кооперациягә» кайткан товарны пайщиклар гына ала алган. Ул халыктан акча жыеп оештыру сәбәпле дәүләтнеке була.

               Бөек Ватан сугышы башлангач авылдан барлыгы 160 кеше сугышка китә. Шуларнын 66 сы Кире әйләнеп кайта алмый.

 

      

АВЫЛДАГЫ ТӨЗЕЛЕШЛӘР

 

 

               Каберлек -  авыл барлыкка килү белән акырынлап төзелә башлый. Бик борынгы каберләр арасында иске язулы бер кабер игътибарга лаек. Ташта түбәндәге сүзләр язылган: «Карт мулла – Хәмитов Хадиятулла шушы илдә 45 ел имам кылып 1920 елда вафат булды». Закиров Ибраһим абый укыды.

               Каберлек  кабат-кабат зурайтылып тора.Сонгы зурайту 1989 елда Залалетдинов Мәхмүт бабай булышлыгында булды. Мәхмүт бабай авылның имамы иде.

              Мәчет. Иң беренче мәчет 1892 елда Чирмешән районы Керкәле авылыннан килгән Нури исемле кеше тарафыннан төзетелә. Шул ук елда мәктәп-мәдрәсә дә төзелә. Төзүчесе шулай ук Нури. 1936-37 елларда мәчет манарасын кисеп, аны мәктәпкә әйләндерәләр. 1990 елда Залаков Мәхмүт Җәләлетдин башлап йөреп авылдашлар булышлыгы белән «Мәхмүт» мәчете төзелде. 1995 нче елда Залаков Нургаяз Мәхмүт улы «Нургаяз» мәчетен төзеде.

 

             Кибет.  Беренче кибет 1927-28 елларда салына. Кибетче булып Гарипов Шакир эшли.Бу кибет Залакова Мәшәрәфә әбиләр турында иде. Икенче кибет 1958 елда төзелә кечкенә Күпер янында иде. Ашамлыклар кибете иде. 1968 елда ашамлыклар кибете таштан төзелә.

 

            Күперләр. 1931-32 елларда зур күпер төзелә. Юлга таш тезеп Саша юлы ясыйлар. Кечкенә Күпер 1935 елларда төзелә, Зәки бабайлар күпере дия идек.

 

            Алачык. Колхозлашу елларыннан соң Сабиров Ярулла бабайлар турына тимерчелек мастерское төзелә. Нурхаметов Гаяз бабай,  Минхаеров Ахтәм абыйлар тимерче булып эшлиләр.

 

           Тегермән. 1936 елда төзелә. Габдуллин Вәлиҗан бабай тегермәнче булып эшли.

 

           Электростанция. 1951 елда Юнусов Гумәрләр ындыр башында төзелә.Закиров Мостафа абый эшли.

 

           Правление. 1937-38 елларда төзелә.Комплекслы итеп төзиләр. Бер башында авыл Советы, уртада клуб бинасы, икенче башында колхоз правлениясе һәм Кызыл почмак була.

 

 

                Күлләр. Авыл уртасындагы  күл, фермалар янындагы Фәтхи күле әби патша заманында кул көче белән казып ясала. Балчыгын атларга төяп түгеп күл ясыйлар. Күлне ясатучы прораб Фәтхиев дигән кеше була. Шуның өчен Фәтхи күле дигән исем алган. 2001 нче елда Татмелиорация җитәкчесе  Залаков Әнвәр Мәхмүт улы  ярдәмендә югары очта бик матур итеп плотина тәзелде. 2008 нче елда Залаков Әнвәр Мәхмүт улы теләге нигезендә Татмелиорация ярдәме белән авыл уртасындагы күлне төзекләндерү эшләре тотынды.

 

        

            Больница. Авылда беренче мәртәбә Зөһрә әбиләр өендә больница ачалар. Анда Семенов дигән кеше эшли. 1950 елда зур Күпер янына яңа больница бинасы салына. Агачтан бурап 6 почмаклы өй кебек була. Бу больницада Бронникова Татьяна Григорьевна, Нурхаметова Анна Никитичналар эшлиләр. 1965 елда больница хәзерге памятник турында 6 почмаклы йорт бар иде, шунда күчерелә.

           1980 елда таштан яңа ФАП бинасы төзелә.

            Илдә оптимизация чоры тотынгач 2003 нче елда ФАП балалар бакчасы бинасына   күчерелде.

        

            Гараж.  Рус.Волчье белән ике арага ике авылга бергә эшләргә уңай булсын дип уйлап 1967 елда машина-трактор паркы төзелә. Аерым совхозларга бүленгәч, МТП безнең авылныкы булып кала.

 

            Памятник. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә 1974 елда төзелә. Төзүчеләр: Рахимов Рәшит, Насыров Гүмәр, художник –Марат.

  

            Клуб. 1937 елда правление зданиесе белән бергә төзелә. 1958 елда күлнең икенче ягына Яңа агач клуб төзелә.1990 елда кирпечтән яңа клуб салына.

 

            Мәктәп. 1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1949-62 елларда җидееллык мәктәп булла.1962-1975 елларда сигезеллык, ә 1975 елдан унеллык мәктәп эшли.

 

            Балалар бакчасы. 1989 елда авылда беренче мәртәбә 90 балага исәпләнгән «Кояшкай» балалар бакчасы ачыла. Ләкин авылда бала саны әз булу сәбәпле садик бинасына 2003 елда: ФАП, 2008 нче елда: авыл Советы, библиотека, почта, АТС күчереләләр.

 

           Авыл җирлеге. 24 июль 1991 елда  Татартстан Республикасы Югары Советы Президиумы карары нигезендә Татар Волчья сельсоветы барлыкка килә.

24 июнь  1994 елда Татартстан Республикасы Югары Советы Президиумы карары нигезендә Татар Волчья  авылы Акбүре авылы исеменә  һәм Тат.Волчья сельсоветы Акбүре сельсоветына алыштырыла

 

 

Соңгы яңарту: 2025 елның 29 гыйнвары, 10:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International