ЯҢАЛЫКЛАР




23
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Карар яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде

Октябрьдә Яңа Чишмә районы Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә кушыла. Өлкән буын кешеләрен 30 дан артык төрле чара көтә: концертлар, күргәзмәләр, спорт ярышлары һәм ярдәм акцияләре.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр хәзер барлык социаль әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча оператив консультация ала алалар. Районда алдынгы социаль хезмәтләр һәм ведомстволарның кайнар линияләре эшли башлады.

        2025 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлеге республиканың медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр рәвешендә 3022,2 млн сумнан артык акча күчерде. Сәламәтлек саклау системасының 30,4 меңнән артык хезмәткәре мондый ярдәмне ай саен ала.

            Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе 2025 ел башыннан ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләренә түләү өчен файдаланды. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу максатларга 36 млн сумнан артык акча күчерде.

2025 елда аның күләме:

  • беренче бала тугач- 690 266,95 сум;
  • икенче бала тугач- 221 895,14 сум;
  • элегрәк ана капиталына хокук булмаган очракта, икенче яки аннан соңгы балалар тугач -912 162,09 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International