ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

 

        Безнең республикада өч һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче  тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. 2025 елның унике аенда бу хокуктан республиканың 2000нән артык хатын-кызы  файдаланды.

        2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.

 

       2026 елның 1 гыйнварына төбәктә балалары булган  113 меңнән артык  гаилә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие алды. Татарстан Республикасы буенча Социаль  фонд бүлеге бу максатларга 26 млрд. сумнан артык акча юнәлтте.

      Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (уллыкка алучыларның, опекуннарның/попечительләрнең) берсенә бирелә һәм кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә.

 

        Татарстан Республикасы инвалидлыгы булган балаларны комплекслы реабилитацияләү буенча Россия Социаль фондының масштаблы сынау проектында катнаша.

       Татарстан белән беррәттән  программада Белгород, Брянск, Воронеж, Киров, Кострома, Липецк, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Томск һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Хакасия, Чувашия Республикасы һәм Краснодар крае да катнаша.

        7,6% ка индексацияләү нәтиҗәсендә пенсиянең уртача күләме 1 864 сумга артты һәм 26 395 сум тәшкил итте.

         Барлык үзгәрешләр пенсионерларның индивидуаль шәхси счетларында исәпкә алына һәм аларның пенсия хокукларын формалаштыруга йогынты ясый. Татарстан Республикасы буенча 2026 ел индексациясе  1 015 855 пенсионерга кагылды.


1
февраль, 2026 ел
якшәмбе

31
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

30
гыйнвар, 2026 ел
җомга

29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International