«Сетевая компания» АҖ филиалы — «Көньяк-Көнчыгыш электр челтәрләре» Новошешминск районы территориясендә урнашкан хуҗасыз күчемле мөлкәт объектларына милек хокукын рәсмиләштерү буенча эш алып бара. Милекчеләрне яки алар турында мәгълүматы булган затларны билгеләнгән срок эчендә мөрәҗәгать итүен сорыйлар.
12.03.2026 елда 10.00 сәгатьтә Яңа Чишмә муниципаль районы мәдәният йорты бинасында бишенче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль районы Советының чираттагы 7 нче утырышы була.
Ел саен 15 мартта Бөтендөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне кулланучылар хәрәкәте бөтен дөньяда кулланучылар очраша торган көнүзәк проблемага игътибар җәлеп итү өчен берләшә.
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.