Районда быел сулыкларны, яр кырыйларын чүп-чардан, нык үскән үләннәрдән чистарту буенча «Чиста яр» акциясе үтә. Бу чарада теләгән барлык кеше дә катнаша ала. Районда яр кырыйларын һәр елны чистартып карап торучы гаиләләр бар.
Әгәр кеше йорт янын, бакчасын чиста матур тота икән, ул йорт тирәләрен, бакча арталарын да чисталыкта тота. Яңа Чишмәдә шундыйларның берсе- пенсионерка Мария Александровна Клюшкина, аның йорты Студенц елгасы буена урнашкан.
- Ышанасызмы, юкмы яр буен чистартырга һәркөнне төшәм. Кечкенә чалгым белән чабып барам, әйләнеп кайтырга хәлем дә калмый, ромашкаларга тимим, алар матур чәчәкләр.
Зур мәйданны бензочапкыч белән улы Евгений чаба. Алар гаиләләре белән әниләренә йорт эшләрендә булышалар. Хәрәкәтчән Маша апа үзе дә утырып тормый , аның бакчасы ялт итәкән.
Яңа Чишмә Башкарма комитетында шундый үрнәк гаиләләр дип Колхозная, 8 һәм Чернышевский 72 урамында яшәүче : Андрея Ерашов һәм Вячеслав белән Наталья Ведякинаны да атадылар. Кызганычка каршы без алар белән очраша алмадык, алар эштә иде. Шулай да йорт һәм яр буена күз салдык, чыннан да Студенц яр буе чиста иде.
Безгә тагын бу гаиләләрнең капма-каршысы булган гаиләләрне дә атадылар. Ике йорт Студенец елгасы аша салынган күпер янында . Икесе ике якта, яр чистартылмаган. Берсе яр буен рәткә китерде, тик берсе әле чистартырга җыенмый. Яр буйларын чистартырга кирәк, чөнки чиста яр- күзне иркәли ул. “http://www.novoshishminsk.ru/ru/component/k2/item/11983-chistyie-berega-dolzhnyi-radovat-glaz.html