Традиция буенча урып-җыюда катнашучы комбайнчы һәм машина йөртүчеләрнең стимулын арттыру өчен район башкарма комитеты бүләкләү турында карарны раслады.
Нәтиҗә биш көн саен 3 августтан 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әгәр дә комбаенчылар сыйфатлы эш күрсәтсәләр, хезмәт дисциплинасын бозмасалар, бәла-казалар килеп чыкмаса 1000 сум күләмендә, ярдәмчеләре һәм машина йөртүчеләр 500 сум күләмендә акчалата премия һәм кызыл флажк алачак.
Комбайнерлар 4 төркемгә бүленә: беренчесе - «Мега - 360», «Лексион» һәм «Тукано - 450», икенче - «Нью-Холанд», өченче - «Акрос - 530», КЗС - 1218, Дон - 1500, дүртенче - СК-5 «Нива», «Нива - эффект» һәм «Енисей».
Хезмәт дисциплинасын бозган яки бәхетсезлек очрагы килеп чыккан хуҗалыклар ярыштан төшеп кала.