Хуҗалыкта барлыгы 300 савым сыеры, алардан көн саен 5,5 тонна сөт савыла. Бер сыердан 17,6 дән 18,9 литрга кадәр сөт савалар, бу узган елгыдан күбрәк.
Хуҗалык уңышлы хуҗалыклардан санала. Өлкән зоотехник Алексей Кучинский сүзләренә караганда, күп савуның сере –әйбәт ашатуда һәм дөрес карауда , Хуҗалыкта инда күптән комплекслы технология кулланыла, савымчылар сөт кенә савып калмыйлар, ә артым да алалар. Сыер савучылар 9, һәрберсе 50 сыер карый. Мәсәлән,Елен Шатунованың группасы яшь, ике еллык , ул көн саен 900 литр сөт сава. Таналардан яңа группа җыймакчылар, 20 августта яшь сыерларны бәйләп куячаклар. Аларның да аерым тәрбиячеләре булачак. Әйбәт савымның нигезе машина белән сыер саудыру операторыннан да тора. Юкка гына сыер савучы Светлана Барсукова конкурста беренче урын яуламады. КФХ сыер савучылары яшьләр, тырышлар. Стимул да бар: күп эшләсәң хезмәт хакы да югары. Хезмәт хакы 16 - 18 дән 20 меңгә кадәр. Азык турында Алексей Кучинский болай ди:
- Бүгенге көнгә без 2000 сыйфатлы сенаж әзерләдек. Ә безгә 2500, 300 тонна печән кирәк. Кукуруз аласыбыз бар. Ул безгә кыш чыгарга җитә.
- Күп сөт саву өчен фәнни эшли белергә дә кирәк, азык, карау күп көч сорый.
Нәрсә соң ул “фәнни эшләү? Беренчедән хуҗалык ХЛ «Поволжье» белән хезмәттәшлек итә, алар аннан комбикорма өчен витаминнар алалар, белгечләре киңәш белән ярдәм итә. Казан ветеренария институты доценты КФХ хезмәткәрләренә эшкә фәнни якын килергә кирәклегенә басым ясый.
Ул савым гына түгел, ә артым алу буенчаа да өйрәтү эшләре алып бара. Алар артым алуга фермаларны да әзерлиләр.
- Фермада чисталык, дезинфекция ясалган, тудыру бүлегендә идәннәр алмаштырылган,- ди ветеринария бүлеге җитәкчесе Евгений Лазарев.
- Тудыру бүлеге 1 сентябрьдән бар көченә эшләячәк -ди, Алексей Кучинский. – Күпләп бозаулау октябрь, ноябрь һәм декабрь айларында көтелә. Без бу айларда 150-180 бозау алачакбыз. Билгеле хуҗалыкта кимчелекле яклар да бар, аның өстендә эш алып барыла.