31 июльдә «Факел» сәламәтләндерү лагерена МОНД өлкән инспекторы Ильнур Гуссамутдинов килде һәм балалрга “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” дигән темага лекция укыды.
Балаларга махсус техника, АЦ-8-40 янгын сүндерү машинасын күрсәттеләр. Эш тәртибен күрсәттеләр, балалар үзләре дә су сибеп карадылар. Ахырдан аларга янгын сүндерү кагыйдәләре язылган памяткалар һәм буклетлар таратылды..