2017 нче ел башыннан Татарстан территориясендә электрон укучы билеты кертелде. Бердәм укучы билетыннан бөтен китапханәләрдә дә файдаланырга мөмкин. Ул кулланучыга бушлай бирелә. Аны алу өчен паспортың белән яки туу турында таныклык белән республика китапханәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.