Әгәрдә термометр баганасы 30 °С төшмәсә, без үзебезне начар хис итә башлыйбыз..
Кайбер кешеләргә эссе һава куркыныч янарга мөмкин. Шуңа күрә үзеңне һһәм балаларны эсседән ничек сакларга?
Россия Сәламәтлек Министрлыгы эссе үлемгә китерергә мөмкин кешеләрне төркемнәргә бүлде: өлкәннәр, ялгыз кешеләр, йөрәк-кан тамыры авыруы булган кешеләр, үпкә авырулылыр һәм психик авырулар.
Давлениясе югары булган кешләр эссе көннәрдә физик хезмәт белән шөгыльләнмәскә, нервно-психик киеренкелек кичермәскә тиешләр.
Җәй көннәрендә дарулар дозасын киметергә яки врачтан белешеп бөтенләй кулланмаска кирәк.
Авыруларга бөгелеп, аска карап эшләргә киңәш ителми.
Хезмәт режимын сакларга кирәк. Әгәр дә тын бетү, йөрәк тибеше үзгәрсә, хәлсезлек, баш әйләнү булса тиз арада эшләүдән туктарга кирәк.
Баш авырта башлау давление күтәрелүне кисәтә, давленияне үлчәгәч кенә дару эчәргә мөмкин.
Стенокардия авыруы булганда нишләргә?
Физик һәм эмоциональ кичерешләрдән читләшергә, күп ашамаска, кофе эчмәскә. Бу көннәрдә урамга чыкмаска тырышырга.
Әгәр боларны эшләп булмаслык җирдә булсаң? Күләгә урында торырга, җиңел һәм нәзек киенергә, кысып тора торган әйберләр кимәскә. Башка кияргә.
Эсседә аз гына, җиңелчә генә ашарга.
Эсседән суга кереп сакланып булмый. Көн дәвамында өскә җылымса су гына сибәргә кирәк.
Эсседә нәрсә эчәргә?
Күп эчегез. Гадәти көндә без 1,5л эчәбез, эсседә моны 3 тапкыр арттырырга кирәк. Чиста газсыз су эчү- иң әйбәте. Яңа сыктырылган соклар да бик файдалы.
Эсседә балалрның ашыйсы килә, сез аларга күбрәк эчәргә бирегез. Иң әйбәте натураль морслар. Артык баллы сулар эчерергә кирәкми, ул эчәсе килүне арттыра. Көненә 200 мл сок эчү җитә..
Эсседә алкоголь һәм пиво кулланырга ярамый. Газлы сулар да файдалы түгел.
Тагын берничә киңәш:
Бүлмәдә кондиционер булса температураны +22-23 градус тан төшерергә ярамый. Әгәр кондиционер булмаса вентилятор алдына сулы чиләк куярга кирәк.
Эссе һава тәрәзәдән керә, шуңа күрә тәрәзәләрне ябып торырга кирәк. Тәрәзәләрне төнлә генә ачырга ярый.
Иртән һәм кичен күп хәрәкәтләнегез. Утырып тору давлениене күтәртә, тромблар барлыкка килергә мөмкин.
Балага эссе сугуның билгеләре: тән кызару, тән температурасы күтәрелү, хәлсезлек, косасы килү, еш сулау, тын бетү һ.б. Шундый билгеләр күренсә баланы чишендерергә кирәк, яткырып дымлы чүпрәк белән сөртергә кирәк. Салкынча чәй , сулар эчерергә мөмкин.
Хәл начарланганда Ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. ТЕЛ. 03 яки 2-29-93,
http://www.novoshishminsk.ru/