Яңачишмәлеләр Хәрби Диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр.

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

30 июльдә Яңа Чишмә районы да ил белән берлектә Хәрби  Диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр.   

Бу көнне илебезнең бик күп шәһәрләрендә искиткеч масштабта матур чаралар үткәрелде.  Санкт-Петербургта беренче тапкыр барлык флотлардан килгән хәрби кораблар катнашында төп хәрби диңгез парады үтте, монда очучылар да үз осталыкларын күрсәттеләр.  

Яңа Чишмә районы  традиция буенча Севастополь шәһһәрендә үткән хәрби-диңгез парадында катнашты. Чарага башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендә  безнең районнан да делегация китте.

30 июльдә иртүк Яңа Чишмәдә Андреевский флаг тоткан егетләр утырган автоколонна белән диңгезче җырларын яңгыратып урамнан уздылар. Ә кич белән яңачишмәлеләр ял паркына Хәрби Диңгез флоты һәм 2 августта үтүче ВДВ гаскәрләре көненә багышланган  концерт карарга килделәр. Тамашачылар алдында Архангельский, Черемухово, Чебоксар, Екатериновка, Тубылгытау, Новоиванаево, Ленино мәдәният йортлары халык коллективлары чыгыш ясады. «Архангельская краса», «Илем», «Рябинушка», Юрий Киселев, Елена Кондеева, Олеся Финагентова һәм башкалар диңгезчеләр хөрмәтенә җырлар башкарды.. 

Тамашачылар арасында флотта хезмәт иткән яңачишмәлеләр дә бар иде. Алар чарага тельняшка, бескозырка киеп , кулларына Андреевский флаг тотып килгәннәр. Бертуганнар Александр һәм Николай Казаморовлар Түбән Кама районының  Благодатное авылыннан килгәннәр. Александр  флотта хезмәт иткән, ә Николай – җәйге гаскәрләрдә, ә ике туган ВМФ һәм ВВС көнен бергә үткәрәләр. 

- Без Яңа Чишмәгә бөтен бәйрәмнәргә диярлек киләбез, чөнки монда бәйрәмнәрне бик матур үткәрәләр -, ди Николай. – 9 Майда да килде, ә ВМФ көненә килмичә калмыйбыз.

Паркта төнгә кадәр музыка яңгырады, халык дусларча бергәләп ВМФ көнен билгеләп үттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International