Яңачишмәлеләр законсыз үзләштерүләр, “соры” хезмәт хакы түләү турында ТР “Халык контроле” системасының “Соры”хезмәт базары” юнәлешенә хәбәр итә ала.
Халык “соры” хезмәт хакы түләү турында, хезмәткәрләрне тиешенчә эшкә урнаштырмаулары турында хәбәр итә ала.
Бу шундый эшләр белән шөгыльләнүче җитәкчеләрне табарга һәм җавапка тартырга ярдәм итәчәк. Гражданнар “кайнар элемтә” телефоны аша Яңа ЧИшмә МР Башкарма комитеты икътисад бүлегенә 2-24-97 номеры аша шалтырата ала.