Айрат Хайруллин терлек һәм итне ветеринария документларыннан башка чыгару мөмкин булмаячагын әйтте
Соңгы елларда Россия регионнарында сыер һәм дуңгызларда ящур авыруының таралуы турындагы борчулы хәбәрләр бар. Шуңа да карамастан, гражданнар терлек һәм итне ветеринария документларыннан башка алырга тырышалар. Кагыйдә бозган өчен штраф күләме 3 тән 5 мең сумга кадәр, ә бу чир табылган очракта чыгым миллионнар белән исәпләнә.
Мәгълүмат өчен: ящур авыруы- терлекләр өчен генә түгел , ә халык өчен дә куркыныч чир. Ящур вирусы кеше организмына авыз куышлыгы, эчәклектән, тиредәге яралар аша да керә ала. Вирус күбрәк кайнамаган сөт эчү, кефир, сыр һәм ит ризыклары аша керә. Әгәр сыер савучының кулында ярасы булса ул да зарарлана. Бу авыру кешедән кешегә күчми. Балаларга ящур тизрәк эләгә.