Яңа Чишмә районында “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе старт алды

2017 елның 28 июле, җомга

Уку елы алдыннан  аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылучы “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе үткәрү матур традициягә әйләнде.

 2017-2018 уку елында Яңа Чишмә районында 137 бала беренче сыйныфка укырга барачак.. Мәгълүматлар буенча, 50 беренче сыйныфка баручы бала ярдәмгә мохтаҗ.

Бу  акция кысаларында 2-11 сыйныф укучыларына да ярдәм оештырыла, мондый балалар 162. Алар аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.  Беренче сыйныфка баручы укучы сумкасын тутыру традицион формада кала:  канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт дәресе өчен кирәк-яраклар, 2-11 класслар өчен — мәктәп һәм спорт киемнәре комплекты.

Ярдәм сорап 18 оешмага хатлар җибәрдек инде. Болар: ЗАО «Троицкнефть», «Милосердие» ярдәм фонды, ОАО «Алексеевскдорстрой», АО «Татнефтепром», ОАО «Татнефтепром-Зюзеевнефть» һ.б. 

Ел саен бу акциягә  бизнесменнар, район оешмалары һәм гади  гражданнар да кушыла.

Акция нәтиҗәләре августның икенче өлешендә билгеле булачак.

“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International