Район газ хезмәте мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учрежденияләрендә һәм МПП ЖКХ да җылыту казаннарын тикшерде. Җылыту сезоны башланганчы тәртипкә китерәсе урыннар бар әле.
Берничә мәгариф учрежденияләрендә (мәктәп, балалар бакчасы) яңа казаннар алу өчен документлар ясалмаган, тяга датчигы һәм терморегуляторлар эшләми..
Шундый ук хаталар АМЙ бар. Волчий Бистәсендәге МЙда , Өргәнче клубында куркынычсызлык автоматикасы эшләми, Акбуре МЙда керүче газүткәргеч буялмаган Сөлчәбаш клубында казанның кулланылу вакыты тәмамланган (1998 г.в.), Акъяр МЙда түшәм ут каба торган материалдан эшләнгән. Яңа Чишмә янгын сүндерү бүлегендә казаннарның тяга датчигы һәм терморегуляторы эшләми.
Почта котельныенда газүткәргеч буялмаган, казаннарның тяга датчигы һәм терморегуляторы эшләми . Саклык банкындагы котельныйда җилләткеч канал юк, ООО «МПП ЖКХ» котельныенда газ чыкканнын күрсәтүче сигнализатор юк, Ак Барс Банк офисында газүткәргеч буялмаган..
Барлык кимчелекләр турында да җитәкчеләргә әйтелде, бу хаталар тиз арада төзәтелергә тиеш.
Валентина МАЛЫШЕВА, Яңа Чишмә РЭГС җитәкчесе урынбасары