Кредитка әйбер сатып алган вакытта игътибарлы булыгыз.!
Соңгы араларда Чистай территориаль Госалкогольинспекция органына кәрәзле телефон сатып алган вакытта кирәкмәгән әйберләр дә кушып сатуларын әйтеп зарланагн мөрәҗәгатьләр килә. Мисал өчен, кеше кибеткә килә һәм телефон алырга теләвен әйтә, шул вакытта сатучылар аңа сим-карта,төрле аксессуарлар бүләк итеп бирелүен һәм иминиятләштерү килешүен төзергә тәкъдим итәләр. Ирләр карап тормыйча кул куялар, өйгә кайтып карагач бу сумманың бик күп булуы беленә. Сатып алучы кибеткә килеп килешүне юкка чыгаруны сорый, тик бу мөмкин түгел. Моны кибетчеләр хезмәт хакларын арттыру өченг шулай эшлиләр. Шуңа күрә килешү белән җентекләп танышмыйча кул куярга ярамый.