Яңа Чишмә муниципаль районында эшли алучы инвалидлар белән очрашулар үтә.

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә  муниципаль районында эшли алучы инвалидлар белән очрашулар үтә. Очрашулар 9 авыл җирлегендә үткән инде. Бу очрашуларда башкарма комитет җитәкчес урынбасары  ИсхаковаЛ.К, Яңа Чишмә РҮХ  поликлиника җитәкчесе Рамазанова Р.Ш, ЦЗН директоры Хуснуллина Р.Г һәм АҖ башлыклары катнашты.  27.07.017 көненә Яңа Чишмә  муниципаль районында эшләү яшендәге 397 инвалид исәпләнә, шуларның   107 се эшли. Бу- 27 % тәшкил итә. Безгә тагын (37%) 40 кешене эшкә урнаштырырга кирәк. Очрашулар 1 авгуска кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International