2017 нче елның 26 июлендә халык иҗаты һәм көнкүреше музеена Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан тарих укытучысы, музей җитәкчесе Шафиков Фәнис 7 класс укучысы улы Салават белән кунакка килделәр.
Алар өчен бик кызыклы экскурсия уздырдылар. Борынгы заман эш коралларын күрсәттеләр, фәнни хезмәткәр аларга Смоленск җирендә үлеп калган батыр Хаметзянов Салих турында сөйләде. Аның шәхси әйберләрен күрсәтте. Салават бик кызыксынып карады, тыңлады. Бу- балаларга патриотик тәрбия бирүнең башлангычы булып тора.