Яңа Чишмә районында “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе дәвам итә

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда  Татарстан Республикасында “Үз мәктәбеңә булыш”  акциясе үткәрү  уңай традициягә әйләнде.

Акция  25 майда башланды. Аны үткәрүнең максаты: мәктәп, колледж, техникум төзекләнедерүдә һәм кабинетларга җиһаз алырга ярдәм итү. Каникул вакытында ата-аналар ярдәме белән сыйныфларга косметик ремонт ясала, моның белән генә эш бетми. Зур эшләр башкару өчен меценатлар ярдәме дә кирәк.

Үткән ел мәктәпләргә  1 миллион сумлык ярдәм оештырылган. 2017 нче елның 19 июленә район белем бирү  учрежденияләренә  543 мең сумлык ярдәм ителгән инде.Нигездә ярдәм буялар һәм төзү материаллары өчен бирелә.  

 Иң зур ярдәмне быел  Ленино мәктәбе алды — 161500 сум, Яңа Чишмә  гимназиясе — 108500 сумлык, Петропавловка мәктәбе — 80780 сумлык, Сл.Волчи мәктәбе — 69000 сумлык, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе — 33000 сум.

Акция дәвам итә, теләүчеләр ярдәм итә алалар. Һәр кешенең дә яраткан мәктәбе, сыйныфы, фәне, укытучысы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International