Үткән җомгада киңәшмәдә халыкның беренче яртыеллыкта эшлекле активлыгына нәтиҗә ясалды.
Киңәшмәдә Яңа Чишмә СОМ заводы директоры Федор Бурчин заводта яңа технологик җиһазлар һәм автопарк булачагы турында сөйләде. Көн саен сөт тапшыручылар саны арта, аларга вакытында акча түләнә. Сөткә бәяләр күтәрелде, бу алга таба дәвам итәчәк-, диде ул. Тик заводка хуҗалыклардан килгән сөтнең сыйфаты начар булуын, сыйфатны тикшерү кискен булачагын җиткерде.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова халыкның беренче яртыеллыкта эшлекле активлыгына анализ ясады. Җиде авыл җирлегендә МЭТ саны арткан , кайберләрендә 5 -11 % кимегән, моның өчен район башлыгы Вячеслав Козлов тәнкыйтьләде.
Уңай үзгәреш- сөт җитештерү арткан. Бу аеруча Шахмай һәмАкъяр авыл җирлекләрендә сизелә. Сөт сатып алу бәясе күтәрелә бара: январь-июнь 19, 46 сум.. Июньдә 16,80 сум, халыктан - 15,46 сумга сатып алынган .
«УК «Просто молоко» ның сөт җыючыларга бурычлары бетә бара, тик ИП «Ф.Н. Валиуллин» гына әле бурычын 121,491 мең сумга кыскарткан. Докладчы шулай ук ЛПХ өчен кредит бирү, мини-фермалар төзү программасында катнашу, яшь таналар, кош-кортлар сатып алу, печән әзерләү темаларына сөйләде. Печән әле аз әзерләнгән, үткән елгыга караганда 2,2 тапкыр аз. Халык шулай ук сыерларны ясалма орлыкландыруны кулай күрми,. Шулай ук сыерлардан лейкозга тикшерү өчен кан бирергә дә бик атлыгып тормыйлар,- ди район ветеренария бүлеге җитәкчесе Евгений Лазарев. Бүгенге көнгә 302 анализ алынган, 54 сыер тикшерелмәгән, чөнки хуҗалары каршы килә. Нәтиҗә Казаннан килә, беренчел анализлар белән туры килә. Бу эшне дәвам итеп, лейкоздан арынырга кирәк,- ди Вячеслав Козлов.
Киңәшмә ахырында хуҗалыкларында өч сыеры булганнарга (12) савым аппараты, ә үзләре сатып алучыларга сертификатлар бирелде.