Ленино авылында Питрау бәйрәмен бәйрәм иттеләр

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Бик матур җәйге шимбәдә өченче тапкыр Ленино авылында  Питрау бәйрәмен бәйрәм иттеләр. Быел аны каеннар үсеп утырган ышык паркта үткәрделәр. Бәйрәмгә элекеге хуҗалык җитәкчеләрен, авыл советы рәисләрен һәм мәктәп директорларын чакырганнар иде. Кунаклар арасында чын казакларны күрү бик күңелле булды. Авыл кызлары килүчеләрне төрле милли тәм-томнар белән сыйлады. . Мәйдан территориясе читән белән уратып алынган, анда печән әзерләү күренеше күрсәтелә, бер өем печән һәм арбага төялгән печән тора. Бу сәер дә түгел, чөнки Питрау- ул печән әзерләү вакытында үткәрелүче бәйрәм.  Бәйрәмне Ленино МЙ артистлары ачып җибәрде, алар «Дуслык хороводы»  композициясен күрсәттеләр, ахырдан  Зинаида Кондеев җыры вакытында барысы да зур хороводка басты. Авылдашларны бәйрәм белән АҖ башлыгы Веретенников В.М., җирле храм настоятеле Сергий атакай, Яңа Чишмә районы  ООК оешмасы җитәкчесе Питеркина С.Ю., район мәдәният бүлеге җитәкчесе  Носова Г.А.,Ленино мәктәбе директоры Юнусов Г.М., казак хуторы атаманы И.И. Силантьев котлады. Билгеле инде бәйрәм бүләкләүләрсез узмады. Виктор Михайлович  юбилярларны;  ветеран укытучы  Гайсина Я.Г 80-яшьлеге,  Романов Л.С,  70-яшьлеге,   Саримова М.М. 60-яшьлеге белән котлады . Район башлыгының Мактау грамотасы белән Демидов Алексей Дмитриевич. Район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән «Рябинушка» вокаль төркеме җырчысы Назаров Н. В., җитәкче Питеркину С.Ю.  һәм  «Вояж» бию төркемен бүләкләде..  Мәктәп директоры Г.М. Юнусов рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лавров Л.Г. һәм физкультура укытучысы  Сабирова И.Т. яхшы эшләүләрен әйтеп китте. “Иң әйбәт ишегалды” номинациясендә 1 урынны Кондеев В.М.яулады. Бәйрәмнең тантаналы өлеше беткәннән соң Архангельский МЙ  «Архангельская краса»,  Тубылгытау МЙ халык коллективы «Аккалфак»,  Утяшкино МЙ нана «Ляйсан», «Рябинушка» һәм «Сурэкэ»  вокаль төркеме чыгыш ясады. Бик актив кунаклар төрле спорт чараларында катнашты. Гаиләләр өчен “Тачкаларда узыш”, “Бүрәнәне кис” конкурсы, кечкенәләр өчен  батута сикерү үткәрелде. Бәйрәмнең финалы чучка баласын куу булды, бөтен мәйдан халкы чучка артыннан чапты, тик аны Беляев Михаил гына тота алды.   Бәйрәм бик соң дискотека белән тәмамланды. Быел бәйрәм тагын да күңелле үтте, күбесе бүләкләргә сөенде. Ленино АҖ башлыгы Веретенников В.М.  авыл МЙ, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләренә, спонсорларга шундый чара әзерләп үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде. (Спонсорлар:Арбузов Л.А., Трондин А.Н., Черняев Т.А., Ахметов М.М., Панфилов Н.П., Садыков М.Х.)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International