Теләкләр һәм сорауларыгызны язу өчен “Халык контроле” дәүләт мәгьлүмат системасы бар

2017 елның 22 июле, шимбә

                      Хөрмәтле Яңа Чишмә  муниципаль районы халкы!

Теләкләр һәм сорауларыгызны язу өчен “Халык контроле” дәүләт мәгьлүмат системасы бар

https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov


“Халык контроле”  системасында 54 категория бар. Болар: «Юл төзелеше», «Инвалидлар өчен мөмкинлекләр», «ЖКХ», «Браконьерство», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Эш хакын вакытында түләмәү», «Экология» һәм башкалар. Система һәрвакыт күзәтеп торыла, кирәкмәгән, аз кулланылган категорияләр алып ташлана.

Халыкка ачык күрсәтелми торган категорияләр дә бар, мәсәлән, «Экстремизм» һәм «Законсыз алкоголь продукциясе сату». Бу  категориягә килгән мөрәҗәгатьләр белән  МВД шөгыльләнә һәм соңгы нәтиҗәне электрон адрес буенча хәбәр итә.  

Мөрәҗәгатьне татар һәм рус телләрендә җибәрергә мөмкин. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак.  

«Халык контроле» дәүләт хезмәтләре  порталына урнашкан, керү өчен регистрация бушлай. Интернет белән эш итүче теләсә кем анда керә ала. Мөрәҗәгать урнаштыру өчен кулланучы картада проблемалы урынны күрсәтергә тиеш яисә фотосын җибәрергә һәм 2-3 җөмлә белән язарга тиеш. Язма 2-3 атна эчендә тикшереләчәк. Нәтиҗәне сайттан карап белергә мөмкин.
әгәр дә интернет белән эш итә белмәсәгез (843) 236-41-80 телефоны аша шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International