Хәтер сәгате «Башларын салучылар –сакта тора кебек»

2017 елның 21 июле, җомга

Бүген Яңа Чишмә районы  «Факел» сәламәтләндерү  лагеренда  «Башларын салучылар –сакта тора кебек» Хәтер сәгате узды. 

Чарага кунак булып Татарстан Республикасында Россия   УФСБ ветераннар Советы вәкиле, отставкадагы  капитан    Кондаков Василий Николаевич Һәм  Әфган сугышы ветераны,  «Наши павшие, как часовые» китабы авторы, отставкадагы подполковник Ровель Альтафович Кашапов килгән иде. Автор үз китапларын сугышта ятып калганнарның гаиләләренә тапшыру өчен махсус килгән.  

Китапта чик сакчылары,   контрразведкада, дәүләт элемтәсе подразделениясендә хезмәт итүчеләр,  развед-диверсион отрядларда хезмәт итүчеләр турында язылган.. Алар арасында Яңа Чишмә районында туганнар да бар, алар: Буреев Петр Ильич, Данилов Андрей Кузьмич, Зорин Иван Егорович, Закиров Габдулла Закирович. Менә алар 1941 нче елның 22 июнендә фашистлар белән иң беренче күзгә-күз очраша һһәм беренче бәрелештә катнаша һәм башларын сала.

    Чарага һәлак булучыларның гаилә вәкилләре дә килгән иде, алаарны табуда район китапханәсе хезмәткәрләре ярдәм иткән. Кызганычка каршы, китапханәчеләр  ике гаилә вәкилләрен генә таба алганнар. Алар:  Иванова Людмила Ивановна һәм  Иванова  Татьяна Валентиновна.

    Балар бик рәхәтләнеп батырлар турында сөйләгәннәрен тыңладылар һәм алар арасында безнең район батырларының да булуы белән горурландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International