20 июльдә 18:00 сәг Район мәдәният йорты алды мәйданында Халыкара торт көне билгеләп үтелә.

2017 елның 21 июле, җомга

2017нче елның 19 июлендә КЦСОН «Кйгыртуа» социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре “Йолдызлы десант”  палаткалы  лагеренда булдылар һәм Республиканың төрле районыннан килгән 30-бала белән очраштылар, алар белән ачык һавада уеннар оештырдылар. Мондый чара үткәрүнең максаты: баларны спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү иде.

Чара бик күңелле булды, балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.

 

 

Яңа Чишмә районы фермерлары үз эшчеләренең сәламәтлеге турында кайгырталар

Билгеле булганча, сәламәт булган кеше генә үз коллективына зур файда китерә ала.  Безнең авыл җирлекләрендә авыраучылар саны төрлечә: кая күбрәк, кая әзрәк.

Бү түрыда күптән түгел генә РҮХ баш табибы Рафис Вафин хәбәр итте:

-Кайда үз эшчеләренең сәламәтлеге турында кайгырталар, анда авыручылар саны аз,- дип башлады ул сүзен. Ел саен фермерлар  Татьяна Белоглазова, Фәргат Вәиеев, Николай Скоков һәм Раиль Валиуллин эшчеләрен медосмотрга җибәрәләр. Алар шулай ук һәр эшчеләренең тикшерү узып, кирәкле дәвалау курсы алуларын да күзәтеп торалар.

Һәрдаим медосмотр узып торуның нәтиҗәсе дә әйбәт- авыраучылар саны аз.  

Рафис Вафин шундый фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International