Иртәдән бөтен авыл җирлекләрендә патриотик җырлар яңгырап торды.
Мәктәп яны лагерьларында “Яшь гвардия” вәкилләре “Рәсәй символлары” дигән рәсем конкурсы һәм шигырь конкурслары уздырды. РМЙда балалар өчен «Частное пионерское – 2» фильмы күрсәтелде. 14 сәг. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре картлар йортында яшәүчеләрне кунакка чакырдылар.
Бу көнне тантаналы шартларда биш яңачишмәлегеә паспортлар тпшырылды. Россия туган көнне паспорт алу- зур дәрәҗә. Моңа биш кыз: Анастасия Малышева, Виктория Козюкова, Софья Петрова, Гөлшат Хатыпова, Ләйлә Гильмутдинова лаек булды..
ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда төп документны район башлыгы урынбасары района Надежда Попкова, районның миграция хезмәте җитәкчесе Галина Юрьева һәм “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” җитәкчесе Снежана Воронцова тапшырды. Илебезнең яшь гражданнарын район башлыгы Вячеслав Козлов котлады.
-Паспортыгызны саклагыз, Россия патриотлары булыгыз, Россия гражданины дигән исемне югары саклагыз- диде Надежда Попкова.
Җирле “Бердәм Россия” оешмасыннан тантанада катнашучыларга “Бердәм Россия” символиакасы төшерелгән кепкалар тапшырылды. Бәйрәм уңаеннан Россия Федерациясе Гимны яңгырады.
Россия көне уңаеннан ЗАГС бүлегендә тагын бер тантана- “Нык гаилә-нык Россия” кичәсе булды. Бу чарага үзләренең гаиләләре 55,60 ел бергә яшәгән район гаиләләре чакырылды. Район башлыгы аларга бүләкләр, чәчәкләр тапшырды. Чарага Чаллы Башы авылыннан Давлетшиннар гаиләсе һәм Екатериновкадан Агафоновлар гаиләсе чакырылган иде.
Китапханәчеләр халыктан Рәсәй тарихы турында «Русь, Россия, Ватаным…» темасына сораштырулар үткәрделәр һәм күп белүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Бер сәг-тән Яңа Чишмә районы администрациясе каршыннан автоузыш башланып китте. Алар Татарстан һәм Россия әләмнәрен күтәреп, сигнал биреп Яңа Чишмә урамнарын әйләнделәр.
Универсаль спорт мәйданчыгында футбол буенча Чемпионат һәм “Күңелле стартлар” үткәрелде. Ял паркында мылтыктан ату ярышы үткәрелде.
Кичен яңа ял паркында төп бәйрәм чарасы узды. Ачык һавада кафелар, тир, балалар өчен аттракционнар эшләп торды. Паркта тиз арада матур киенгән– район юнармейцлары күзгә чалынды. Бу бөтенрәсәй хәрәкәте 20015 нче елда Россия Президенты указы нигезендә төзелгән иде. Алар да концертта катнаштылар, кичәне «Флаг моего государства» җыры белән Ильназ Шайхутдинов ачып җибәрде.
Район халкын район башлыгы Вячеслав Козловкотлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннихановның татарстанлылырга язган мөрәҗәгатен укыды. «Инде чирек гасыр безнең илебез яңа тарихи шартларда үсеш ала. Экономика һәм социаль сферадагы үзгәрешләр илебезнең көчен арттыра, халыкарар аренада аның дәрәҗәсен күтәрә һәм халкыбыз өчен горурлык булып тора.. Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан Республикасы аерым урын алып тора.”-, дип язылган иде анда. Бәйрәмдә район башлыгының Рәхмәт хаты белән Шахмай Аҗ башкарма комитеты белгече Гөлсинә Салахова; энтузиаст-краевед, Зирекле музееның фәнни хезмәткәре Мидхат Газымов; «юнармейцы»; район балалар оешмалары кураторы Евгения Янова; «Мирас» туган якны өйрәнү түгәрәге җитәкчесе, Акбуре музее директоры Вәсил Вәлиуллин; БСМ педагогы, “Чишмәкәй” вокаль ансамбле җитәкчесе Любовь Коновалова; Новое Иванаево авылы «Сувенир» ансамбле җитәкчесе Сергей Хорьков, «Зажигай» эстрада төркеме бүләкләнде..
Бүләкләнгән артистлар концертның әйдәп баручы башкаручылары булдылар. Аларга ветераннар ансамбле «Селяночка», БИМ хореография ансамбле «Шешминка» кушылды. « Цвети, земля!», «От Волги до Енисея», «За веру и силу», «Россия», «Мы - православные», «Деревня моя», «Жыйдым Жиләк», «Туган як».җырлары яңгырады.
Ике сәгатьлек концерт «Мы – единое целое» җыры белән тәмамланды, аннан дискотека башланып китте 21.00 сәг. Яңа Чишмә күгендә бәйрәм салюты ялтырады.