Чуваш халык иҗатын саклау уңаеннан Яңа Чишмәдә VII республика фестиваль-конкурсы «Уйна, гармун!» узды. Конкурсны оештыручылар “Татарстан халыклары ассамблеясы” региональная җәмәгать оешмасы , Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты , “ТР Чуваш халык автономиясе” Региональ җәмәгать оешмасы булды. Чараның төп максаты: чуваш халкының милли гореф-гадәтләрен, җырларын саклау иде.
Чарага йөзләгән катнашучы, дәүләт җитәкчеләре, җәмәгать оешмасы вәкилләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җыелган иде.
Чуваш мәдәнияте фестивален милли әйберләрдән төзелгән күргәзмә белән ачып җибәрделәр. Күргәзмәне караучылар Яңа Чишмә районында яшәүче чуваш халкының кул эшләрен күрделәр. Шуннан катнашучылар һәм кунаклар VII республика фестиваль-конкурсы «Уйна, гармун!» үткәрелә торган ял паркына таба юнәлделәр. Фестивальдә Татарстан Республикасы һәм аннан читтә яшәүче аерым башкаручылар,халык уен кораллары оркестры, баянчылар оркестры , такмакчылар катнашты. Һәр катнашучы чуваш халкының бер әсәрен башкарды.
Яңа Чишмә муниципаль районы данын Чуваш Чебоксары авылыннан Носков Петр һәм Носкова Венера яклады..
Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
VII республика конкурсы «Уйна, гармун!» фестивален оештыру һәм үткәрүдә күп көч куйган өчен Носков Артем Петрович Башкарма комитет башлыгы урынбасары Семеняк Валентине Николаевна һәм Үзәк клуб системасы директоры Зыкова Надежда Михайловнага Рәхмәт хаты тапшырды..
Фестиваль Чуваш Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Ульян өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Христофоров һәм «Янра Юра» төркеме чыгышы белән тәмамланды.