Россия көнендә Яңа Чишмәнең яшь гражданнарына тантаналы шартларда Россия паспортлары тапшырылды. и

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Россия туган көнендә тантаналы шартларда тулы канлы Россия гражданины булу-зур дәрәҗә. Бу районның биш кызына насыйп булды. Болар:: Анастасия Малышева, Виктория Козюкова, Софья Петрова, Гөлшат Хатыпова, Ләйлә Гильмутдиновалар.

 

ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда төп  документны район башлыгы урынбасары района Надежда Попкова, районның  миграция хезмәте җитәкчесе Галина Юрьева һәм “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” җитәкчесе Снежана Воронцова тапшырды. Илебезнең яшь гражданнарын район башлыгы  Вячеслав Козлов котлады.

 

 

 

-Паспортыгызны саклагыз, Россия патриотлары булыгыз, Россия гражданины дигән исемне югары саклагыз- диде Надежда Попкова.

Җирле “Бердәм Россия”  оешмасыннан тантанада катнашучыларга  “Бердәм Россия” символиакасы төшерелгән   кепкалар тапшырылды. Бәйрәм уңаеннан Россия Федерациясе Гимны яңгырады.   

 

Россия көне уңаеннан ЗАГС бүлегендә тагын бер тантана- “Нык гаилә-нык Россия” кичәсе булды. Бу чарага үзләренең гаиләләре 55,60 ел бергә яшәгән район гаиләләре чакырылды. Район башлыгы аларга бүләкләр, чәчәкләр тапшырды. Чарага Чаллы Башы авылыннан   Давлетшиннар гаиләсе һәм Екатериновкадан Агафоновлар гаиләсе чакырылган иде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International