2017 нче елның 8 июнендә Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларында азык әзерләү һәм саклау техникасын 2017 нче елгы азык әзерләү чорына әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс булды.
Минсельхозпрода һәм УСХ белгечләре катнашындагы комиссия районның кайбер авыл хуҗалыгы бүлекләрендә булдылар. Азык әзерләү чорына кагылышлы бик күп сорауларга җавап алынды һәм бу киңәшләрне эш барышында кулланырга булдылар.
Бөтен техника : азык уру комбайннары, печәнчапкычлар, пресс-подборщиклар, трамбовать итүче техника һ.б. әзерлек линейкасына бастылар. Техниканың төзеклеге генә тикшерелмәде, шулар белән беррәттән махсус киемнәр, аптечкалар, огнетушительләр барысы да тикшерелде. Барлык кимчелекләр тиз арада бетереләчәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге хуҗалыклар билгеләнде: КФХ Козлова М.И., Агрофирма «Кулон», филиал ООО Сет Иле «Новая Шешма», ООО Игенче.