Картлар йортында яшәүчеләр Акбүре музеенда булдылар.

2017 елның 9 июне, җомга

  12 июньдә илебез өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе- Россия көнен билгеләп үтәбез.  Бу көнне бөтен илебездә бәйрәм концерты,  театраль тамашалар, салютлар булачак. Безнең интернат йортта да төрле чаралар үтәчәк.

      Бүген без Акбүре авылында урнашкан музейга барырга булдык. Бу авылдан бездә  Муртазин Х.Х. яши, бу экскурсия аның өчен икеләтә бәйрәм булды. Музей җитәкчесе  Валиуллин музейдагы экспонатлар турында сөйләде.  Авыл мәдәният йорты директоры һәм китапханәче картлар өчен поэзия минуты үткәрделәр, бик матур шигырьләр сөйләделәр, кунакларга китаплар бүләк иттеләр.  

Социаль хезмәт белгече Мостафина Гузелия Фаргатовна

ГАУСО «Яңа Чишмә интернат йорты»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International