Узган шимбәдә бәйрәмчә бизәлгән мәктәпкә алдагы елларда укыган укучылар җыелды. Укытучы-ветераннар дулкынланып үз укучыларын көтте. Мәктәп барлык килүчеләр өчен үзенең ишекләрен ачты. Бүгенге көн мәктәбе искиткеч матур иде.
Мәктәп фойесында һәр кеше үткән еллардагы фотосурәтләр дөньясына чумды.
Мәктәпнең юбилее белән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, район мәгариф бүлеге башлыгы Александр Еронтьев килгән иде.. Юбилейга төрле ел чыгарылыш укучылары да чакырылган иде. Алар арасында «Казанский медик» газетасы редакторы, КГМУның « сәламәтлек оешмасы менеджменты» кафедрасы доценты Любовь Уманская; Ижау шәһәре «Красноармейская -88» ТСЖ идарәсе рәисе Александр Петров, РФ елга регистры министры урынбасары Василий Ружьев һ.б, катнашты. Күпләре күз яшьләрен тыя алмады.
Валентина Семеняк район башлыгы исеменнән мәктәп укучыларын һәм укытучыларын котлады. Бу мәктәптән шактый гына дәрәҗәле кешеләр чыгуын билгеләп үтте. Алар арасында врачлар, укытучылар, юристлар, агрономнар, зоотехниклар, механизаторлар, тәрбиячеләр, программистлар, экономистлар, хәрбиләр һ.б бар. Күпчелеге илебезнең төрле почмакларында яшиләр. Район мәгариф башлагы укучыларга, укытучыларга уңышлар теләде.
Килгән кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр, алар матур теләкләре белән бүләкләрен дә тапшырдылар.
Килүчеләргә үзләренең матур чыгышларын «Цветень» вокаль коллективы, Петропавловка мәктәбен тәмамлаган Любовь Мироненко, РМЙ вокалисткасы Анна Суворова, Петропавловка МЙ сәнгать бүлеге җитәкчесе Светлана Соловьева, һәм мәктәп укучылары бүләк итте.
Очрашу тәм-том төзелгән өстәлләр артында дәвам итте. Алар үткәннәргә кайтып килделәр, укытучылары белән фотога төштеләр.
Бу чараны оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән Петропавловка ҖҮ комитеты башлыгы Дмитрий Никитинга, «Троицкнефть» ООО генераль директоры Ю.В.Смыковка, Н.А. Скоковка (КФХ «Скоков Н.А.), А.А. Савельевка (КФХ «Савельев А.А.»),Ф.Р. Валеевка (КФХ «Валеев Ф.Р.») зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Очрашуга килгән барлык кунакларга да рәхмәт белдерәбез.
Петропавловка мәктәбе администрациясе.
“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы сайты