7 июньдә балигъ булмаганнар эшләре буенча киңәйтелгән киңәшмә булды.

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

7 июньдә балигъ булмаганнар эшләре буенча киңәйтелгән киңәшмә булды, киңәшмәдә балигъ булмаганнар эшләре буенча  Республика комиссиясе секретаре И.Х. Гарифуллина һәм «”Җәй” яшүсмерләрне сәламәтләндерү һәм балалр мәшгульлек үзәге Республика үзәге” ГБУ директоры Р.Ш. Муратшин катнашты. Алар Яңа Чишмә Мр балалрның җәйге ялын оештыру ,”Йолдызлы десант” Республика палаталы лагерен ачуга әзерлек турында сөйләштеләр.  1 июньнән 16 мәктәп яны лагере ачылачак, анда  247 бала ял итәчәк, ә  7 хезмәт лагерена  100 бала йөриячәк..

Балалр ялының икенче этабы, «Факел» лагеренда ял итү. 23 июньнән,  3 смена булачак, анда барлыгы 205 бала ял итәчәк, шуларның  90 ы бюджет сферасында эшләүче ата-аналарныкы, 55е сәләтле бала, калган вакытта 60 бала ял итәчәк.

«Факел» лагере белән параллель “Йолдызлы десант» лагере да эшләячәк, бу лагерь 4 ел рәттән “авыр” балаларның ялын оештыру буенча республика  эксперименталь мәйданчыгы булып тора.

 2017 елда монда ике сменада республика буенча 70 “авыр” бала ял итәчәк. Ел саен «Ажаган» палаталы лагере эшләп килә, аны оештыруның төп максаты: балалрда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Монда 7 көндә 21 бала ял итәчәк,- диде районның яшьләр эшләре туризм бүлеге башлыгы  О.А. Лаврентьева.

 2017 елда 50 балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла. Болар нигездә тулы булмаган, авыр тормыш шартлары булган балалар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International