Җәйге каникул көннәрендә яшүсмерләр төрле оешмаларга эшкә урнаша алачаклар.
Без мәшгульлек үзәге директоры (ЦЗН) Резеда Хөснуллинага эшкә урнашу буенча берничә сорау бирдек.
-Резеда Гайсовна, эш бирүчеләр яшүсмерләрне ничек эшкә урнаштыра ала?
-Яшүсмерләрне эшкә алырга теләүче эш бирүчеләр, иң элек безнең оешма белән килешү төзи. Килешү РФ Хезмәт Кодексына нигезләнеп төзелә. Барлык сроклар билгеләнә.
-Аларга нинди эш хакы билгеләнә?
-Яшүсмерләр эшләгән вакытлары өчен эш хакы ала, РФ Хезмәт Кодексында күрсәтелгәнчә эш хакы минималь хезмәт хакы 7500 сумнан ким булырга тиеш түгел.
Бер ай буе эшләгән балаларга ЦЗН тагын 1275 сум күләмендә матярдәм бирәчәк..
-Эш көне ничә сәг. булырга тиеш?
-Каникул вакытында балигъ булмаганнарның эш вакыты:
- 15 тән 16 яшькә кадәр — 5 сәг. артык түгел (атнага 24 сәг),
- 16 тән 18 яшькә кадәр — 7 сәг (атнага 36 сәг).
Бөтен эш урыннарында да хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланырга тиеш.. Эшкә урнашканда авыр шартларда калган яшүсмерләргә өстенлек бирелә. Болар ятимнәр, күпбалалы гаиләләр, караучысыз калган балалар.