Хәзерге вакытта 9 һәм 11 класс укучыларының урак өсте, алар бердәм дәүләт имтиханын тапшыралар. Быел БДИ бирүче 151- 9нчы сыйныф укучысы һәм 53 -11 нчы сыйныф укучысы. Инде 9 сыйныфлар инглиз теле, рус теле, математика, физика, биология, тарих һәм ИКТ буенча, ә 11 сыйныфлар математикадан база һәм профиль имтиханын, физика буенча имтиханны тапшырдылар. Бүген 9 класслар химия һәм географиядән ОГЭ тапшыралар. 9нчыларның инглиз теленнән беренче имтихан билгеле, безнең районнан берәү иде, ул “4”легә бирде. Бөтен чыгарылыш укучыларына да уңышлар телибез.!