Районның күп объектларында төзү-монтажлау эшләре актив алып барыла, якын арада кайберләре кулланылышка тапшырылачак.
Слобода Петропавловкада һәм Акбүредә спорт мәйданчыклары төзелеп беткән инде, ә Яңа Чишмәдә 25% ясалган.
Тубылгы Тау авылында 100 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәкнең стеналары инде салынган, шул көннәрдә төзүчеләр бинаның түбәсен ябачаклар.
Красный Октябьдә суүткәргеч ячалып бетә, шулай ук Утяшкинодагы «Алсу» балалар бакчасында, район үзәгендәге Ленин урамы №35 күпфатирлы йортка капремонт ясалып бетә. Слобода Черемуховодагы ФАП өчен урын әзерләнеп беткән инде.
“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы сайты